БАЛЕРИ’НА и. ит. Балетта биюче артистка; балетта биюче хатын-кыз. Балерина, Җир тартымын җиңеп, югары атылды да, канат-кулларын җилпеп, салмак кына түбән төшә башлады... А.Тимергалин. Болардан тыш, чакырып китерелгән иптәшләрдән театрның прима балеринасы В.Н.Алееваны һәм солистлар И.В.Карый, Н.С.Козлова, В.Е.Романюк, А.П.Ярославцев, Т.Михайлованы әйтеп үтәргә кирәк. М.Җәлил. Кызы Әлфия Айдарская – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балеринасы – татарларда балет сәнгате турында китап язган икән... Г.Ахунов |