БАЛДАКЛА’У ф. 1) Күчеш юлларын өйрәнү максатыннан, кош-кортның, кыргый хайваннарның һәм вак җәнлекләрнең – аягына, балыкларның саңагына махсус балдак кидереп тамгалау. Кыргый кошларны тотып, аякларына җиңел алюминий балдак кидертәләр; балдакка номер куелган һәм балдаклаучы учреждениенең исеме күрсәтелгән. Зоология

2) Агачны җирдән менә торган корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен, кәүсә әйләнәсен билгеле бер киңлектә махсус сыекча белән сылау яки шул сыекча сеңдерелгән чүпрәк белән урап кую. Агачларны балдаклау

3) Балдак рәвешенә китерү, боҗралау. Тимерчыбыкны балдаклап бөгү

Балдаклап алу Тоташ, тирәли балдаклау

Балдаклап бару Рәттән һәрберсен балдаклау

Балдаклап бетерү Барысын да балдаклау

Балдаклап кую Алдан ук балдаклау, балдакланган хәлгә китерү

Балдаклап тору Һәрвакыт, һәрберсен балдаклау; әле, хәзерге вакытта балдаклау

Балдаклап чыгу Барысын да, һәрберсен берәм-берәм балдаклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә