БАЛДАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. балдаклау

2) Балдак кебек түгәрәкләнү, боҗралану, балдак рәвешенә керү. Елтыр чабаклар башларын судан чыгарып алалар да, балдакланган дулкыннар еракларга таралып югалалар. Ф.Кәрим

Балдаклана төшү Бераз балдаклану

Балдакланып калу Кинәт кенә балдак рәвешен алу. Уймакланып ага тирән су, Балдакланып кала эзләре. Ш.Маннур

Балдакланып китү Кинәт балдаклану

Балдакланып тору Әле, хәзер балдакланган рәвеш алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә