БАЛДАК и. 1) Халыкара мифологиядә мәңгелек, берлек-бердәмлек, ышаныч, хакимият һәм көч символы. Балдак ярдәмендә элек-электән әманәт тапшыра торган булганнар. Ф.Урманче. --- югалган ярны, кыйммәтле, затлы әйберне, хакимият һәм көчне табуда балдак иң җитди һәм ышанычлы ярдәмчегә әверелә. Ф.Урманче 2) Бизәнү әйбере буларак, бармакка киелә торган кашсыз йөзек. Гармунчының гармуны бар, Кулында балдагы бар. Җыр. Кызлар кия калфагын, Егет кия балдагын. Г.Камал 3) сөйл. Гомумән һәртөрле йөзек. Актык балдакларын сата-сата, Томскига килә дә бер рус офицеры белән тора башлый. Г.Ибраһимов. Кызлар, карагыз әле, нинди матур балдаклар! А.Әхмәт. Никах балдагы якут (мәхәббәт һәм ут) ташы белән бизәлә. Юлдаш 4) Техникада һәм көнкүрештә кулланыла торган алка; боҗрага охшашлы деталь. Аның аты башын чайкый, йөгән балдакларын чылтырата иде. Г.Бәширов. Бакыр балдак белән кыршаулаган кечкенә челемен генә күреп калган иде. Г.Бәширов. [Сафа:] Җиде данә цилиндр, йөз илле данә поршень балдаклары, кырык данә поршень бармаклары --- дип, запас частьларны санап китте. Х.Госман 5) Боҗра, йомры түгәрәк, әйләнә. Бюро членнары өстәл янында түгәрәк балдак ясап утырганнар. А.Алиш. Чыннан да, су өстендә, зур балдак кебек түгәрәкләнеп, тимгел-тимгел булып, нефть ага иде. А.Әхмәт 6) диал. Куныч, балтыр. Итекләрнең балдаклары киңрәк булган |