БАЛБАЛ и. фар. Ритуаль таш, тораташ. Шулай ук борынгы төрекләр таш, агачтан кеше вә хайван сыннарын бик оста вә чын төсле итеп ясыйлар, төрекләргә охшатып, агач вә таштан кеше сыннары ясап, каберләренә салганнар вә аларны «балбал» дип атаганнар. Г.Гобәйдуллин. Ә үзәккә кагылган чөй башында – әллә үзле балчыктан изеп, әллә таштан кыеп ясалган сын, кечкенә балбал кисәге. Г.Гыйльманов. Буар елан, ниһаять, Рамайның балбал таштай катып калган гәүдәсен акрын-акрын гына үлем боҗрасыннан бушатты, җиргә кадәр шуып төште. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә