БАЛАЧАК и. 1. 1) Сабый чактан балигъ булганчыга кадәр аралыктагы чор, бала булган еллар. Кыска шигырьләрне балачактан бирле язып киләм. Р.Фәйзуллин. Зур соры күзләрендә инде балачак гамьсезлегеннән берни калмаган. Ә.Фәйзи. Туган якта калган балачакка Чакырып, ул җанга кагыла. Ф.Сафин

2) күч. Башлангыч, яңа барлыкка килгән вакыт яки урын. Кешелекнең балачагы – язу туган, димәк, Фикер туган, җырлар туган, көйләр туган төбәк. Г.Афзал

2. с. мәгъ. Яшьтән килгән, яшьлек. --- балачак дустым – яшьтием Газины ничек тә булса күрергә тырышачакмын, дип, күңелемә беркетеп куйдым. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә