БАЛА’-ЧАГАЛЫК и. Беркатлылык, тәҗрибәсезлек, балаларга хас гамәл, сыйфат. Юк, бу һич була торган эш түгел, бу – бер бала-чагалык. Ш.Мөхәммәдев. Ә син шушы матурлыкны, шушы елганы, шушы шәһәрне ташлап, әллә кая китмәк буласың. Бала-чагалык чыгып бетмәгән әле синнән, Ихтыяр. Р.Вәлиев. Мин анысына каршы килмим, ләкин үз-үзеңне бөкәй белән куркытуларга һәм бөтен әйбердән контрреволюция эзләп маташуларга мин, бала-чагалык һәм үз көчебезгә үзебез ышанмаучанлык, дип карыйм. Ш.Камал |