БАЛА-ЧАГА җый. и. 1) 14 – 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар; күп бала. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. М.Мәһдиев. Урамда шаулашкан бала-чагаларның тавышы, каршыдагы тауга бәрелеп, яңгырап, кире кайта башлый. А.Шамов. Ә бит әле киенәсе, бала-чагасын үстерәсе һәм башкасы бар. Сөембикә 2) Өлкән кешеләрне балалар белән беррәттән куймыйча, каршы куеп сөйләгәндә кулланыла; үз гамәлләренә җавап бирерлек, балигъ булган кеше. Җитте, без бала-чагалар түгел. М.Гафури. Мөхәммәтгариф, димен, көлмә, шаярырга бала-чага түгел инде мин. Г.Мөхәммәтшин. Әләкләшеп торырга, бала-чагамы әллә мин? Р.Ишморат |