БАЛАСЫТУ ф. 1) Тәҗрибәсезгә, беркатлыга, балага санау. Нәфисә бу картның аңа ышанып бетмәвен, баласытып каравын сизә. Г.Бәширов 2) Баласымак төс бирү. Берсен – аркасына, икенчесен күкрәгенә төшереп салган озын толымнары, буяу әсәре күрмәгән түгәрәк чиста йөзе аны баласытып күрсәтә кебек. А.Әхмәтгалиева Баласытып алу Бераз, җиңелчә генә, уен ясап кына баласыту. Сез бу сүзләрне мине бераз котыртып, баласытып алу өчен генә әйтәсез. Ф.Яруллин Баласытып бетерү Тәмам баласыту Баласытып җибәрү Көтмәгәндә баласыту Баласытып килү Һәрвакыт, электән үк баласыту Баласытып тору Даими баласыту. [Павлик] Биредә үзе өчен чиксез авыр, гарьлекле, аны кимсетә, баласыта торган бер хәйлә барлыгын аңлап алгандай булды. М.Әмир |