БАЛА’НСЛАУ ф. 1) Керем белән чыгымны бердәйлеккә китерү, тигезләү. Малларны карау технологиясе түбән, нәсел эше начар, фермаларда белгечләр җитми, азыкны баланслап бирү тәртибе кертелмәгән иде. Ватаным Татарстан 2) Баланс ясау яки баланс чыгару. Мондый язучылар бухгалтерия ысулынча (формасынча) монтазам дәфтәрләр йөртеп, һәр айда баланс ясап, хуҗаларының эше ни дәрәҗәдә бара, --- дәфтәрләрдә хата юкмы, һәммәсен белеп вә күреп баралар. Ш.Мөхәммәдев Баланслап бару Даими, системалы баланслау Баланслап кую Балансланган хәлгә китерү, алдан баланслау Баланслап тору Керем-чыгымнарны һәрвакыт тигезлектә тоту Баланслап чыгу Башыннан ахырына кадәр баланслау |