БАЛАНСИР и. фр. 1) Арканда биюче циркачның тигезлек саклау өчен кулына тоткан колгасы

2) Вак судноларның тотрыклылыгын арттыру өчен, суднога параллель торышта колга ярдәмендә беркетелгән озынча зур калкавыч

3) Кесә һәм диңгез сәгатьләрендә маятник хезмәтен үти торган регулятор

4) Үлчәүләрдә, үлчәү приборларында, насосларда һ.б.да авырлыкны һәм хәрәкәтне механизмның аерым буыннарына тапшыру көянтәсе. Балансир, астан өскә, өстән аска тирбәлеп, гаять зур кош кебек, җирне чукыган. Нефть турында хикәя



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә