БАЛАНС и. фр. 1) Тигезлекне саклау; үлчәү көянтәсенең тигез торышы

2) тех. Тигезләгеч авырлык – балансирның хәрәкәтчән өлеше. Әгәр дә балансны рычагның башынарак күтәрсәң, ул вакытта, клапанны күтәрер өчен, көч күбрәк кирәк була. Т.Госман

3) бух. Керем һәм чыгым суммаларын эченә алган ведомость

4) Керемне һәм чыгымны чагыштырганнан соң килеп чыккан нәтиҗә. Налог һәм бюджет мәсьәләләрендә балансның федераль үзәк файдасына үзгәртелүе республиканы чишендереп ташлауга тиң булды. М.Фарукшин. Компаниянең 2004 ел нәтиҗәләре буенча баланс кереме, 2003 елгы 16,5 млрд сум урынына, 36,1 млрд сум булды. Татарстан

5) икът. Чит илләрдән кертелә һәм чыгарыла торган товарлар арасындагы мөнәсәбәт

6) Предприятие, учреждение исәбендә торган средстволар . Әлеге предприятие балансында 52463 урам яктырту нокталары бар. Шәһри Казан. Чаллы җылылык челтәрен без үз балансыбызга бик начар хәлдә алган идек, инде менә киләсе кышта шәһәр югарырак температура белән җылытыла башлаячак. Ватаным Татарстан

7) Нинди дә булса ике арадагы тигезлек; тигез торыш. Анда кислота, селте, тоз баланслары бозыла. И.Халис. Татарстандагы төрле этник һәм конфессия төркемнәренең мәнфәгатьләре балансын бозмауга юнәлдерелгән сәясәтебезгә тугрылыклы булган хәлдә, без, алга таба да, вөҗдан ирегенә булган хокукны яклыйбыз. Татарстан. Сул беләзектә организмның кешегә яшәү сәләте бирә торган көче балансына турыдан-туры тәэсир итүче өч мөһим энергетик нокта бар икән. Серле сандык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә