БАЛАН и. 1) Зелпечәләр семьялыгыннан, аксыл кайрылы, ак чәчәкләре һәм ачы кызыл җимешләре чатырсыман тәлгәш хасил итә торган куак; русчасы: калина. Яшен күп булса, баланны кырау алыр. Сынамышлар. Күзнең нурын алып, баланның зур, куе тәлгәшләре пешеп җитте. Г.Хәсәнов. --- малай чагында җиләк җыйган урман аланнарын, балан белән миләшкә, шомыртка, карлыганга, кыргый чиягә, чикләвеккә йөргән урыннарын караганнар иде. Г.Ахунов 2) Шул агачның ачы, кызыл җимеше. Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу. Мәкаль. Ачы булса да гашыйк мин Миләш белән баланга. Җыр. Аланнарда кызыл баланнарны Җыеп йөргән нәни балаларны Үстерегез тизрәк! Р.Әхмәтҗанов ◊ Балан бәлеше Булдыксыз, пешмәгән, оешмаган. Ник дип әле син авызыңа су кабып утырасың, балан бәлеше кебек изелеп? Г.Ахунов. Балан кабу, балан капкандай, балан капкан кебек (балан каптыңмы әллә?) Төксе, чытык чырайлы яки нәрсәгә дә булса ачуланудан йөзе караңгыланган |