БАЛАЛЫК и. 1. 1) Балачак, бала вакыт. Бүген мин, балалыктан чыгып, ирләр чорына уздым, акылга утырдым. М.Кәрим. Әле яңа гына балалыктан аерылып килүче тәҗрибәсез кеше икәнен дә исәпләү юк. Ә.Фәйзи. Балалыкта ул да, Гүзәл кебек, курчак уйнарга ярата иде. Н.Хәсәнов

2) Үз-үзен тотышы белән балаларга охшау, балаларча кыланыш, беркатлылык. Куркышыннан юкны әйткәндерме, әллә, чынлап та, тиле балалык мавыгуы белән, зурларга охшарга тырышып, ураза тотып азапланган булганмы, безгә, зуррак класс укучыларына, бик кызык тоелды бу. М.Әмир. Шулай дидем дә чыгып киттем. Балалык инде. Сөембикә

3) Кемгә дә булса ул яки кыз булу хәле. Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. Җыр

2. с. мәгъ. 1) Бала булган, балага хас. Минем балалык аңымда, томан эчендә генә кебек булып, әткәйнең сурәте гәүдәләнә иде. Ә.Айдарская

2) Күпме дә булса сандагы бала өчен исәпләнгән. Безнең урын – йөз алтмыш балалык, биредә инде ике йөздән дә артып китте. Г.Гобәй

◊ Балалыкка бару, балалык күрсәтү Зур булса да, үзен балаларча тоту, балаларча эшләү, беркатлылык күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә