БАЛАЛА’У ф. 1) Бала тудыру. Мәрхүм бай беркөн мине чакырды да, бар әле, яшьтәш, ди, минем хатын балаларга итә бугай, ди, Фәхри карчыкны чакырып кил әле, ди. Г.Ибраһимов

2) Мал-туар үрчем китерү. Күпчелек хайваннарның иртә язда балалавы, ерак Африка һәм Һиндстанда яшәүче кошларның төньякка килеп бала чыгаруы да, бәлки, тикмәгә генә түгелдер? Б.Сергеев. Балаларга ике-өч көн кала, ана дуңгызны бокска урнаштыралар. Терлекче-механизатор белешмәсе

3) күч. Үсә башлау, үсеш алу. Кояш җылыта башлау белән, бу таллар шундук балалыйлар – сап-сары песи башлары чыгарып чәчкә аталар. А.Хәлим

4) күч. сөйл. Арту, ишәю, күп булу. Бер теләк ун теләкне балалый. Мәкаль. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. М.Мәһдиев

5) күч. туп. Тиз генә җыена алмау, мыштырдап, вакытны сузу. Хатын [миңа] килеп төртә: – Җә, тизрәк, бик озак балалыйсың, малларны карап кер, – ди. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә