БАЛАЛА’РЧА рәв. 1. Балаларга охшатып, балалар кебек, балаларга хас булганча. Әткәем исән булмаганга, үземне бик бәхетсез итеп тоя идем, балаларча, бик газапланып, әткәемне сагына идем. Ә.Айдарская. Әңгәмәдәшләремнең борынгы дастан геройлары язмышлары өчен чынлап көенеп, балаларча сөенеп утырулары тагын да гыйбрәтле. М.Госманов. Тезләнгән җиреннән ул кинәт сөрлегеп китте һәм балаларча кычкырып җыларга тотынды. Н.Фәттах

2. с. мәгъ. Балаларга охшаган, балаларга хас. Бөтен тәнемне балаларча шатлык каплады. М.Әмир. Ул бик ыспай гәүдәле, җиңел атлый, яшькелт күзләреннән сирпелгән балаларча соклану хисе аны яшәртә иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә