БАЛАЛА’Р БАКЧАСЫ и. Мәктәп яшенә кадәрге балаларны карау-тәрбияләү учреждениесе һәм шуның бинасы. Бәләкәчләрне балалар бакчасына гына җитәкләп илтәләр. М.Кәрим. Ул – озак еллар балалар бакчасында эшләгән тәрбияче, педагог, балалар өчен хикәяләр язган язучы, тәрҗемәче Гыйльмия апа Таһирова иде. Г.Зәйнашева. Балалар бакчасында матур гына эшләп йөргәндә кыскартты да атты. Татарстан |