БАЛАЛАНУ ф. 1) Балалар кебек кылану, үзен балаларча тоту, бала булу. Ир йөрәк үзе белән гомер үткәргән хатынының бу чаклы балалануына чыдый алмады. Г.Гали 2) Үсемлек төбеннән яңа үсентеләр чыгу, яңа сабаклар чыгарып үрчү, курпылау. Игеннәр, буыннан буынга сикереп, һаман саен буйга омтылып үсәләр, балаланып, төптән куера баралар. М.Шабай Балалана башлау Балаланырга керешү Балалана бирү Балалануын дәвам итү Балалана төшү Беркадәр балалану Балаланып алу Бераз балаларча кылану Балаланып бару Бер-бер артлы яңа сабаклар чыгып үрчү Балаланып җибәрү Артык балалану Балаланып китү Кинәт кенә балаларча кылана башлау Балаланып кую Кинәт кенә, бер тапкыр балалар кебек кыланыш ясау Балаланып тору Әле, хәзер балалану |