БАЛАЛА’ЙКА и. рус 1) муз. Резонатор куышлыгы өчпочмак формасында булган өч кыллы, чиртмә уен коралы. Җәйге тымызык төн. Якында гына кемдер балалайка чиртә. А.Расих. Балконда уйнаган балалайка бердән тынды. К.Нәҗми. --- оркестрда иң беренче урынны мандолина тота иде. Балалайка, гитара шикелле музыка кораллары икенче дәрәҗәдәге рольне үтәделәр. Татар театры 2) күч. Сөрелгән җирнең башында өчпочмак рәвешендә чи калган урын. Хәйдәров сөргән участокта --- баш-башлары аркылыга йөрелгән, чи калган урыннар, тракторчыларның үз сүзләре белән әйткәндә, «балалайкалар» күренми иде. Ф.Хөсни |