БАЛАК и. Һәрбер аякка аерым тоташ яки яртылаш киелә торган, ыштанның, чалбарның бот төбеннән түбәнге өлеше. Менә сәке-сәхнәгә, озын кармак сабы тотып, тишек эшләпә кигән, чалбар балагын тез тиңентен сызганып куйган яланаяк берәү чыкты. М.Маликова. Шул балак читеннән кара ботинка борыны ялтырап күренә. М.Кәрим. Чалбар балакларын, пөхтәләп, итек балтырына тыккан. Р.Хафизова ◊ Балагына абынган Юньсез, җыйнаксыз, үз сәләмәсенә үзе абынып йөрүче кеше турында. Балагын җыя алмаган (җыя белмәгән) Бик җыйнаксыз, үзен-үзе карап йөртә алмый торган |