БАЛА’ ЙОН и. 1) Кеше тәнендәге вак-вак төкләр. Бала йоннарым кабарды. Г.Хәсәнов 2) Яшүсмерләрнең булачак сакал-мыек урыннарына чыга торган йомшак төкләр. Юлаучыларның икенчесе – борын төбендәге бала йоны яңа каралып килгән яшь кенә бер егет. Г.Гобәй 3) Йомыркадан яңа чыккан кош тәнендәге бик йомшак, нечкә йон 4) күч. Җитлекмәгән, ныгымаган, дөнья күрмәгән яшь кеше. [Гафиятулла карт] «Син буяулы чебешкә нәрсә сөйләп торган булам соң мин, ни аңлыйсың син, бала йон» дигән кыяфәт белән, урындыкка барып утырды. Ф.Хөсни |