БАЛАГАН и. фар. 1) Элекке заманнарда ярминкәләрдә күрсәтелә торган уен, тамаша, кәмит. Мин кече яшьтән үк балаганнар һәм курчак театрларын яратып карый идем. Г.Камал

2) Шул уенны күрсәтү өчен, тактадан ясалган җиңелчә генә корылма, зур чатыр. Җен төсле булып киенгән дураклар [клоуннар], шундагы балаганнарның башына чыгып, әллә нинди, дөньяда булмаган тилелекләр күрсәтәләр, имеш. Г.Ибраһимов. Монда цирк артистлары үзләренең уеннарын күрсәтәчәкләр икән. Ләкин балаган тирәсендә, хәзергә, шаулашкан бала-чагадан башка халык юк диярлек... Ә.Еники

3) Гомуми кирәк-ярак өчен төзелгән, еш кына төзек күппочмак формасындагы корылма. Без каравыл өенә барып җиткәндә, насослар, пожар мичкәләре куя торган балаганга байтак кына халык җыелып, кышка ачлык булу куркынычы турында сөйләшеп утыралар иде. М.Гали

4) сөйл. Кыланып, тиле-миле сөйләнгән сүз; тәртипкә салынмаган, җитди булмаган эш. Казаннан килгән ректор гына бу балаганга чик куйды. Соңрак Әхмәров иптәш, бер дә исе китмичә: – Җыелышларны мин бары коллектив үтенече буенча уздырдым [диде]. Т.Галиуллин. [Рамазанов: ] Булды! Кәмит уйнарга балаган түгел бу. Т.Миңнуллин

5) кимс. Сәнгатьлелек ягыннан түбән дәрәҗәдәге театр тамашасы. Ул анда әлеге әсәр авторын һәм спектакль куючыларны татар театрын «балаган дәрәҗәсенә китерү»дә гаепли. К.Миңнуллин

6) диал. Саманнан яки кәстән корылган алачык. Калын-калын кәсләрдән әйбәтләп салынган балаган эче такталар белән икегә бүленгән. И.Туктар

◊ Балаган кору Уен-көлке, шау-шулы кәмит оештыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә