БАЛАВЫЗЛА’У ф. Ныклык, чыдамлык өчен, балавыз белән ышку, балавыз сеңдерү. Озынрак төпчекләрне шәм урынына яндырдылар, ә кыскалары белән карчык, әйбер теккәндә, җепне балавызлый иде. Г.Андерсен Балавызлап алу Тиз генә балавыз сеңдерү Балавызлап бетерү Тоташ, барысын да балавызлау; ахырга кадәр балавызлау Балавызлап җибәрү Бераз балавызлау Балавызлап җиткерү Тиешенчә балавызлау Балавызлап кую Алдан ук балавызлау, күптән балавызланган хәлгә китерү Балавызлап тору Вакыт-вакыт, әледән-әле балавызлау . --- сызгычны көйләп, майлап-җайлап, балавызлап торырга кирәк, җил-яңгырдан саклар өчен, тартма-футлярда йөртү дә шарт. Р.Әхмәтҗанов Балавызлап чыгу Башыннан ахырына кадәр, барсын да балавызлау Балавызлый бару Рәттән балавызлау Балавызлый башлау Балавызларга керешү Балавызлый төшү Бераз, беркадәр балавызлау |