БАЛАВЫЗЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. балавызлау. Паларусов картузын киде. Балавызланган киндер кожанны җилкәсенә салды. Г.Ибраһимов. Өч көн үткәннән соң, кич белән, Тарасов бөтен отрядны балавызланган идәнле озын коридорга тезде. К.Нәҗми 2) Ашлыкның балавыз кебек ябышкак куе сыекча хәленә җитеп өлгерүе 3) Майланып, катып ялтырау Балавызлана бару Акрынлап балавызлану Балавызлана башлау Балавызлану чорына керү Балавызлана төшү Тагын да балавызлану Балавызланып бетү Тәмам, бик нык балавызлану. Исламгали агай исә янып яткан келәткә кереп, нәрсә алырга белми аптырап торгач, майланып, балавызланып беткән бер иске бишмәт тотып, авыл башына чыгып йөгергән. М.Мәһдиев Балавызланып җитү Тәмам балавызлану Балавызланып килү Балавызсыман хәлгә якынаю Балавызланып тору Балавызланган сыман ялтырап күренү |