БАЛАВЫЗ и. 1. 1) Умарта кортлары кәрәз ясау өчен эшләп чыгара торган аксыл сары пластик матдә. Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. А.Алиш. Бал корты, балавыз сараеннан чыгып, канаткайларын төзәтте. Дәрдемәнд. Көзен умарта кортлары оя тишеген балавыз белән бөтенләй диярлек ябыштырсалар – кыш салкын булыр, ачык калдырсалар – кыш җылы булыр. Ә.Халидов. Европа көньяк һәм төньяк диңгез юлларыннан чит илгә икмәк, май, бал, балавыз озата. М.Мәһдиев 2) Бөртекле ашлыкның сагызланып торган куе хәле. Суы чыкмаса, бармакка бертөрле ябышып торса, шул инде игеннең балавыз хәле була. Г.Гобәй 3) Үзлекләре буенча балавызга охшаган органик һәм минераль матдәләр. Тау балавызы 2 . с. мәгъ. Балавыздан торган, балавыздан ясалган. Балавыз китаплар да булган. Г.Лотфи ◊ Балавыз кебек (шикелле) 1) Балавыз төсендәге, сап-сары. – Кырып юмый ни. Балавыз кебек булсын идәне дә, түшәме дә, – диде Шәмсенур апа. Э.Касыймов; 2) Йомшак, тыңлаучан, күндәм . – Хатының балавыз кебек булыр, аягыңа олтан булыр, йөргән җиреңдә туфрак булыр, – диде. Г.Ибраһимов. (Гүя) Балавыз сөяк(ле) Зифа, бик сыгылма гәүдәле кеше турында . Галиулла абзый да кереп биеп чыккалый. Ну бии картлач! Гүя балавыз сөяк. М.Фәйзи. Балавыз сыгу Мышык-мышык елау. Балавыз сыгарга оят. Г.Мөхәммәтшин. Аның каләменнән төшкән хатын-кыз заты, балавыз сыгып, алманың авызына төшкәнен көтеп утыра торган, җебеп калган кеше түгел. Т.Галиуллин. Әнә элекедән дә купшырак чыкты, ә син балавыз сыгасың. М.Кәрим |