БАЛА и. 1. 1) Балигъ булмаган, туып, үсмерлек чорына кадәр аралыктагы малай һәм кыз. Ниһаять, ишек ачылды, һәм балалар ташкыны ишекне бәреп кереп китте. Ә.Фәйзи. Тупырдап торган балалары, берсеннән-бере таза, берсеннән-бере чибәр булып, кече яшьтән кул арасына керә баралар. К.Миңлебаев. Мин балаларда матурлык тойгысы тәрбияләргә телим. Казан утлары. Прозаиклардан Л.Ихсанова, Ш.Рәкыйпов, Ф.Яруллин, Батулла кебек язучылар күп кенә бәхетле сәгатьләр бүләк иткәндер балаларга. Казан утлары 2) Яңа туган бәби; нарасый, сабый. Минем колагымда – сабый бала елавы. А.Ганиев. Яшь хатын, имчәк баласын бишеккә ипләп кенә яткыза да, келәт ишеген, сызык кына калдырып, ябылып бетмәслек иттереп, тупсасына чүпрәк ише нәрсә кыстыра. К.Миңлебаев. Йолдыз атылды, Сабый бала форточкадан кулын сузды. Р.Фәйзуллин 3) Яңа туган һәрбер җан иясе. Яшел үлән арасына Былбыл баласы качкан. Җыр. Башта мин аны төлке баласы дип торам. Г.Хәсәнов. Озын колагыбыз исә, эз бутап, әйләнгәләп йөргән арада, куян балаларын очраткан. Г.Хәсәнов. Үзе чүгәләп утырган да үлән арасында очарга талпынып тыпырчынган кош баласына караган. Г.Зәйнашева 4) Нәсел, токым, халык, милләт яки чорның, социаль катламның төп билгеләрен үзендә чагылдырган шәхес. Крестьян баласы, ир малай булса, җиде яшьтән атка, тырмага, сабанга йөри башлый. Г.Ибраһимов. Ата-анаңнан туры сүзле, гадел кеше булырга тәрбия алган эчкерсез татар баласы, мондый җавапсыз сораулар, акылга да сыймый торган гаделсезлекләр белән очрашуларың алда әле, сынма, сыгылма гына. Я.Зәнкиев. Без – кырык беренче ел балалары. М.Мәһдиев. Авыл баласы булганга күрә дә, бәлки, шулкадәр табигать җанлымындыр. Юлдаш 5) Әле үсеп җитмәгән, тормышта тәҗрибәсе булмаган, беркатлы кеше. Хәят – моңа кадәр бала иде бит әле ул. Ф.Әмирхан 6) Ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың улы я кызы. Кол Гали исә баласын югалткан ата кайгысын гаять көчле тасвирлый. М.Госманов. Атадан бала яшь кала, Бик күп эшләр башкара... Халык җыры 7) балам, балакаем тартымлы форм. Малай һәм кызларга, иркәләп, яратып эндәшү сүзе. – Балам, әйдә, тор, бүген таңда Кояш бабаң безгә бәләкәй генә нур йомгаклары – сары, йомшак бәпкәләр бүләк иткән, әйдә, тор... – дип уята торган иде. Г.Гыйльманов 2. с. мәгъ. 1) Үсеп җитмәгән, җитлекмәгән. Бала кошның авызы зур булыр. Мәкаль. Басма астында – бала үрдәк, Сибик бодай, симерсен. Җыр 2) Үз ишләреннән әле кечкенәрәк булган. Бүленү нәтиҗәсендә, яралгы тамырчыгының һәр күзәнәге ике яңа бала күзәнәк хасил итә. Ботаника ◊ Бала акылы кергән Бик картаеп, үзен балаларча тота башлаган кеше турында. Бала акылы чыкмаган Буйга үссә дә, акыл ягыннан балигъ булып җитмәгән, балаларча уйлап эш итә торган. Бала йонын кабарту Бер дә юкка кычкырыну, дулау. Бала каз Өлкәннәр рәтенә кереп тә, әле төпле акылы, тәҗрибәсе булмаган кеше турында. Балалар әкияте Беркатлы уйдырма, ялганлыгы күренеп торган сүз, хәбәр |