БАЛ II и. фр. Биюле, зур бәйрәм, күңел ачу кичәсе. Берсе сөйли: Нинди киемнәрне киярмен, Әнкәем, зур бал була. Балда гаскәри офицерлар, Комиссарлар була. Һ.Такташ. Алар «Петербург»ның зур рестораннарының берсендә рәсми балда булганнар. Г.Гобәй. [Мансур белән Гөлшаһидә] Октябрь, Май бәйрәмнәрендә, Яңа ел балында бергә биеделәр, кайчак, бергәләп, кинога, катокка баргаладылар. Г.Әпсәләмов |