БАЛ I и. 1) Чәчәкләрнең баллы суларын җыеп, бал кортлары эшләп чыгара торган куе, татлы сыекча. Бал – ару, җитмеш төрле авыруга дару. Мәкаль. Бер оя умарта корты биш-алты килограмм табыш алып кайта, ягъни бер гектар юкәлек бер тонна бал бирә. Г.Хәсәнов. Умарта корты фәкать алсуына куна, мул итеп, татлы балын җыя. Г.Хәсәнов 2) Чәчәкләрнең, җиләк-җимешнең татлы сыекчасы, нектар. Күбәләк һәм умарта корты чәчәкләрдән бал имәләр. Г.Тукай. Алма болай ал булмас, Хөрмә болай бал булмас. К.Булатова. Шулардан да бал тәмнәре сизеп, Татлы каклар коям миләштән. К.Булатова // Үсемлекләрдән таралган хуш ис. --- һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. М.Мәһдиев 3) Кәрәздән әчетелгән исерткеч эчемлек, хәмер. Аю урманчы, кызмача булса да, ләх исерек түгел иде, бал исертмәгән иде аны – улының калага китү хәсрәте исерткән иде. Н.Гыйматдинова. Атилла агач чәркәдән балны бер уртлап куйды. Р.Зәйдулла. Әче балдан авыз иткәләп, Шәйхи карт шуларны сөйләде. М.Мәһдиев. Хуҗа кеше, рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән, тагы берәр тустаган әче бал чыгарды. Р.Мөхәммәдиев ◊ Бал авыз Ягымлы сүзле, татлы телле кеше. Яхшы эшне мактап сөйлим – бал авыз мин. Г.Тукай. Бал ае Кияү белән кәләшнең өйләнешкәннән соң беренче ае. Өч атнадан соң, егетемне тагын очратам. Я, минәйтәм, ничек бал ае? Р.Ишморат. Балга каныккан чебен кебек Нәрсәгә дә булса ташланган, ябырылган булу турында. Балга чумып, майда йөзү Рәхәт, мул, бай тормышта яшәү. Бал гына 1) Нык татлы, баллы. Ишеккә сыймый кабаклар, Бал гына карбызлары. Н.Гайсин; 2) Якын, кадерле (яратканны белдерү). Куеннары – җәннәт түре, Иреннәре – бал гына. Җыр. Балда-майда йөзү к. балга чумып, майда йөзү Балда-майда йөзеп, ата-ана назында иркәләнеп үскән кеше сине аңлыймы соң? Ф.Яруллин. Балга сарылган чебен кебек к. балга каныккан чебен кебек |