БАКЫРУ ф. 1) Көчле, калын, тупас тавыш чыгару (гадәттә хайваннар турында). Сагынган ул әнкәсен, Бакырып, шуны чакыра М.Гафури. Сизде эшне Шүрәле дә, кычкыра да бакыра. Г.Тукай

2) күч. Тупас тавыш белән кычкырып сүгү, җикеренү. Аждаһадай бакыра бит ул. Я.Зәнкиев. Ат үләксәсенә җыелган козгыннар кебек хахылдашалар, акыралар, бакыралар. Р.Хафизова

Бакыра башлау Бакырырга тотыну. Иделнең сахралы ягында дөяләргә, атларга атланган озын сөңгеле халык яр буена чабып төшеп кычкыра, бакыра башлап, боларның туктауларын сорый торган галәмәтләр күрсәтә башладылар. Г.Гобәйдуллин. Бик зур шәһәр алып кайткан гаскәр кеби, олысы-кечесе сөенә, сикерә, кычкыра, бакыра башлады. Г.Исхакый

Бакыра бирү Бернигә карамый бакыруын дәвам итү

Бакыра төшү Тагын да ныграк бакыру

Бакырып алу Бераз бакыру

Бакырып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә көчле тавыш белән бакыра башлау

Бакырып йөрү Әрле-бирле килеп, бертуктаусыз бакыру. Әле анда, әле монда чабып бакырып йөргән зур ак ана сарыкны кечкенә абзарга кертеп япканнар иде. Г.Ибраһимов

Бакырып кую Кинәт, бер тапкыр бакыру. Янә ул арада бу кеше ишәк кебек бакырып куйды. К.Насыйри

Бакырып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз бакыру. Сурәт кенә хәлендә дә колак пәрдәләрен ертырлык тавыш белән бакырып тора. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә