БАКЫРДА’У ф. 1) Бакыр-бокыр килгән тавыш чыгару. Куркынып тайчану кайда ул! Бакырдап кабарды, күтәрелде, Белмимен, ниндәен уйда ул? Р.Гайфуллин 2) Сай суда коену, быкырдау, чупырдау Бакырдап алу Бераз бакырдау Бакырдап китү Кинәт кенә бакырдый башлау Бакырдап кую Бер тапкыр бакырдаган тавыш чыгару Бакырдап тору Туктаусыз бакырдау Бакырдап яту Иркенләп, үз уңаена бакырдау. – Әйдә монда, юләр кызый, нигә бака шикелле анда бакырдап ятасың! – дип кычкыра иде. Г.Бәширов Бакырдый башлау Бакырдарга тотыну Бакырдый бирү Бернигә карамыйча, бакырдавын дәвам итү Бакырдый төшү Тагы да ныграк бакырдау |