БАКЫР и. 1. 1) Көрәнсу кызгылт төстәге бөгелүчән, чүкелүчән металл; химик элемент. Бары тик Мартукка бакыр комбинаты һәм башка комбинатларның гомер бетмәслек булып сеңгән күкерт һәм аммиак исләре генә аны һаман эзәрлекләп тора шикелле. Р.Мирхәйдәров. Саф бакыр электр техникасында кулланыла. Химия

2) күч. сөйл. Бакырдан коелган тәңкә, вак акча. Ике-өч тиен бакыр урлап тотылган ач шәкертләрне дә чыбык белән суктырган. Г.Мөхәммәтшин. Менә мин биш тиен бакырны алга ыргытам, син, шуңа җиткәнче, җыр җырлыйсың, барып җиткәч, акча үзеңә була. М.Кәрим. Аятелкөрсиләр күчереп тә азрак бакырлар төшергәли иде. Ә.Еники

3) Көрәнсу кызгылт төс, бакырны ( 1 мәгъ.) хәтерләткән төс. Көндез юмарт кояш нурларын эчеп кызарган бодай ай яктысында бакыр сыман булып күренә. Г.Гобәй

2. с. мәгъ. 1) Бакырдан торган, бакырдан эшләнгән. Иске бакыр самавырның конфоркасы өстендә таныш кытай чәйнеге кукраеп тора. Р.Мирхәйдәров. Асылгәрәйне иң кызыктырганы – бакыр һәм көмеш акчалар. М.Шабай. Бакыр чыбыкны каян тапканымны һич хәтерләмим, тик инде карап торышка скрипкәгә беркадәр охшаган бернәрсә килеп чыкты бугай. К.Миңлебаев

2) Бакыр төсендәге, җирән. Ә үзләре кояшта кызынып, каралып, бакыр төсенә кергәннәр. Г.Лотфи. Нишләп Әнисә янына иң алдан ул үзе түгел, ә бакыр баш Идмас барып җитте? А.Хәсәнов

3) күч. Сыйфаты түбән, бик үк яхшы яки артык әһәмиятле булмаган. Үзең бакыр булсаң да, сүзең – алтын. Мәкаль

◊ Бакыр бугаз(лы) 1) Көчле тавыш белән күп сөйли торган кеше. Сизеп торам, Кондаковка, бакыр бугазлы, корыч куллы егетләр генә түгел, чын кешеләр кирәк. А.Гыйләҗев; 2) күч. Гауга, тавыш чыгарырга яратучы, җәнҗалчы. Бакыр күз Тонган, ямьсез карашлы күз. Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле исерек майор өскә калыкты. М.Җәлил. Бакыр маңгай Үзсүзле, тискәре, киребеткән. Бакыр маңгай Чемберлин «Сәнәк»кә хат күндергән ---. Сәнәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә