БАКЫЛДЫК с. 1. Туктаусыз бакылдый торган. Бакылдык бака яки үрдәк

2. и. мәгъ. сөйл. 1) Бака яки үрдәк. Соскы борын – бакылдык, күп сөйләшә такылдык. Табышмак ( үрдәк). Аккош --- чукып алды бакылдыкның бөереннән, Чак котылып, чумды бака күл төбенә. Ш.Маннур

2) күч. Күп сөйләүче кеше. Бакылдамый торса, бакылдыкның эче поша, кеше «бакылдык» димиме дип, үзенең коты оча. Мәкаль

◊ Бакылдык бака Ямьсез тавыш белән бертуктаусыз сөйләүче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә