БАКЫЛДАШУ ф. 1) урт. юн. к. бакылдау. Кайдадыр бакалар бакылдашты, колак төбемнән генә ниндидер кошлар пырлап очып китте. Ф.Яруллин. Түбәндә, елга буенда, бакалар бакылдашканы гына ишетелә. Р.Хафизова. Ул сазлыктагы бакаларның искиткеч гүзәл тавыш белән бакылдашканнарын ишетсәгез икән! Юлдаш 2) Бер-берсен ишетмичә, берничә кеше берьюлы сөйләп тору. Үз телләрендә бакылдашып, люкны ачарга маташалар. Р.Хафизова Бакылдашып алу Бераз, берникадәр бакылдашу Бакылдашып тору Берөзлексез бакылдашу |