БАКЫЛДА’У ф. 1) Үрдәкләрнең һәм бакаларның «бак-бак» иткән аваз чыгарулары. Ишектән дә кер, котым, Тишектән дә кер, котым! Каз кебек какылдап, Үрдәк кебек бакылдап. Йола һәм уен җырлары. Бака – бакылдап, яман такылдап туймас. Мәкаль. Арада ниндиләре генә юк: нечкә тавыш белән исләреңне китәргәннәре дә, калын тавышларын гөлдерәтеп чыгару осталары да, саңгырауланып беткән басынкы авазлар чыгарып, бакылдауга дучар ителгән картлары да бар. К.Миңлебаев 2) күч. Бертуктаусыз тавышланып күп сөйләү; шаулашу. Иннокентий, бертуктаусыз бакылдаган Пычракбайны куен кесәсеннән чыгарып, әһле базар кешеседәй бар көченә кычкыра башлады. З.Мәхмүди Бакылдап алу Кинәт кенә, аз гына вакыт эчендә бакылдаган аваз чыгару. Агай шундук, ике бармагын авызына кабып, үрдәк булып бакылдап алды. Р.Хафизова. Өзми дә, куймый да үзенең көен сузарга ясап куйганнары янында ук, әллә нигә бер бакылдап алудан узмаганнары да гомуми «симфония»гә катнашуны үзләренең төп вазифалары дип саныйлардыр, мөгаен. К.Миңлебаев Бакылдап җибәрү Кинәт кенә бакылдый башлау Бакылдап йөрү Бертуктамый бакылдау. Йорт үрдәкләре бакылдап йөри, һаман аяк астында. Ш.Галиев Бакылдап кую Кыска гына, бер тапкыр кинәт бакылдау. Балаларының шундый беркатлылыгын күргән ата үрдәк белән ана үрдәк эре генә бакылдап куйдылар... А.Шамов Бакылдап тору 1) Бертуктаусыз бакылдау 2) Әле, хәзер, күз алдында бакылдау. Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр бакылдап торалар... А.Гыйләҗев Бакылдап утыру Әле, хәзер, күз алдында бертуктаусыз бакылдау. Өмете өзелгәч, үз-үзен дә орышып ташлады: «Бака түгел ич сазда төн буе бакылдап утырырга». М.Рәфиков Бакылдый башлау Бакылдарга керешү. Боз киткәнче үк бакылдый башлыйлар. Г.Хәсәнов Бакылдый бирү Бакылдавын дәвам итү Бакылдый төшү Тагын да көчлерәк бакылдау |