БАКЫЙЛЫК и. 1. Мәңгелек. Гомер бакыйлыгы – балада. Мәкаль. Китүләре дә бергә, бер-бер артлы булган икән – 60 яшьләрен тутыруга, бакыйлыкка күчтеләр. Г.Садә

2. с. мәгъ. Мәңгелек булган. [Туганнар] Хат язып җибәрсәң, алмыйлар; Ат җигеп җибәрсәң, кайтмыйлар; Чыгарга ишек тә юк, диеп, Бакыйлык йортларда йоклыйлар. Г.Сәмитова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә