БАКЫЙ с. гар. 1. Мәңге, мәңгелек; киресе: фани. Мескенләнмә, бакый гомер килгән тел байлыгын итмә кадерсез. Р.Фәйзуллин. Юк икән, бакый мәгарә ишеге алай җиңел генә ачылмый икән шул. М.Галиев. Мулла бабайның олы җаны, озакламыйча, бакый дөньяга күчә. Шәһри Казан

2. рәв. мәгъ. Мәңге. Мәкреңә җаныңны якмагыл, сакыйн, Сиңа бакый калмаячактыр заман. Г.Тукай. Кеше Ут тәңресеннән гомер бакый куркып кына яшәмәгән. Г.Гыйльманов. Син сыгылма, дөньяда мин бакый калаем, дип. Н.Сафина

3. и. мәгъ. Бөтен булган гомер, мәңгелек. – Бакыйга бергә булыгыз, озак яшәгез, бәхетле яшәгез! – диде. Ш.Биккол

◊ Бакый дөньяга (йортка) күчү Вафат булу, үлү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә