БАКЧАЧЫЛЫК и. Җимеш агачлары, куаклар, яшелчә үрчетү һәм үстерү белән шөгыльләнә торган хуҗалык тармагы. Бәгъзе нугайлар бераз гына игенчелек, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Г.Гобәйдуллин. Авылда бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күрүче карт иде ул. Г.Гыйльман. Чыбыкчалардан үрчетү бакчачылыкта һәм чәчәкчелектә киң кулланыла. Ботаника |