БАКЧАЧЫ и. 1) Бакча үстерүче белгеч. Минем әти – бакчачы, Җиләк-җимеш үстерә. Көньяк үсемлекләрен Ул бу якка күчерә. Г.Латыйп. Син бит, улым, бакчачы Кәрим малае. Казан утлары 2) Яшелчә үстерүче, яшелчә бакчасында эшләүче. Коллектив Зиннур дигән балалар язучысын бакчачылар идарәсенең рәисе итеп сайлап куя. К.Миңлебаев. Көн кичкелеккә авыша башлаганда, Назыймны, юату сүзләре сөйли-сөйли, авылга озаттылар бакчачылар. Казан утлары |