БАКЧАЛЫК и. 1. 1) Бакчалар күп булган урын. Карталиния буйлап бара юлым: Бакчалыклар монда, болыннар. Ш.Маннур 2) Бакча урнашкан урын, участок. Иң элгәре каш өстендә мулла белән бай өйләре бакчалыкка күмелгәндә, көлә-көлә фәрман бирә. Н.Исәнбәт 2. с. мәгъ. Бакчага яраклы, бакча утыртырлык. Минем үземнең дә шәһәр читеннән бакчалык җир сорап язган гаризамның Шикаятуллин кулында ятуына, җиде булмаса да, бер дүрт ай бардыр. Г.Минский |