БАКТЕ’РИЯ и. гр. Микроскоп аша караганда гына күренә торган бер күзәнәкле тереклек. Ә кайбер бактерияләрне көчсез магнит кырына урнаштырсаң, аларның саны бик нык кими. Могҗизалар энциклопедиясе. Бактерияләр, барыннан да бигрәк, туфракта күп. Ботаника. Шунысын да онытмагыз: изелгән сарымсак, парга әйләнгәндә, 20 сантиметр радиустагы бактерияләрне үтерергә сәләтле. Тәмле тамак |