БАКРАЧ и. 1) иск. Бакыр шлем. Томан эченнән, борынгы батырлар киемендә, башына – бакрач, өстенә кирәүкә кигән берәү шәйләнә. Н.Исәнбәт

2) диал. Озын саплы зур чүмеч. Фәлән җирдә казан бар, барып карасаң, бакрач та юк. Мәкаль. --- чуеннан кушйодрык хәтле ит калҗасын бакрач белән сөзеп алып, тәлинкәмә китереп тә салды. А.Гыйләҗев

3) күч. Каратут йөзле кеше. Чуенның унбишенче кичәсе төсле кара булганга, егеткә «бакрач» кушканнар. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә