БАКРА и. бот. 1) Канәферсыманнар семьялыгыннан, куе алсу чәчәкле, берьеллык үләнчел үсемлек; чүп үләне; русчасы: куколь. Безнең уйчан авыл кырларында Бакралар чәчәк атканнар. Н.Баян 2) Шул үсемлекнең кара көрән төстәге агулы орлыгы. Сукыр тавыкка бакра да – бодай. Мәкаль |