БАКЕНБАРД и. нем. Чигәдән яңакларга кадәр тар тасма сыман калдырып кырылган сакал; чигә-яңак сакалы. Ә бит бакенбардлы егет аны, бер айдан сәхнәгә чыгарам, диде. М.Мәһдиев. Болай ул үзе – матур егет. Тик менә артык озын чәчләренә бераз кайчы белән кереп чыгасы бар, ә бөдрә бакенбардлары өстеннән әтинең кырыну машинасын йөртеп чыксаң, зыян итмәс иде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә