БАК-БАК иярт. 1) Үрдәкләр кычкырганда чыга торган кискен тамак авазын белдерә. – Бак-бак! Әле очасы бик ерак. Тамак ялгап алырга кирәк! – ди үрдәкләрнең берсе. – Бак, бак, инде салкыная башлады бу як! Тизрәк көньякка очарга кирәк! – ди икенче үрдәк. Башкалар да аның сүзенә кушылалар. – Бак, бак, көньяк, көньяк! – диләр. В.Гаршин 2) Бакаларның өзек-өзек кычкыру авазын белдерә |