БАКА’ ТӘҢКӘСЕ и. бот. Нәрсенчәләр семьялыгыннан, вак яфраклы йөзмә су үсемлеге; нәрсен; русчасы: ряска. Яр буен бака тәңкәләре баскан, яшел һәм озын кылыч үләннәр дә каплаган. Г.Хәсәнов. Шулай да кәрлә каеннар һәм таллар, бака тәңкәсе үсемлеге белән чагыштырганда, гигант үсемлек булып тоела. Бака тәңкәсе шулкадәр кечкенә, хәтта ул баш бармак тырнагына бик иркен урнашып бетә. Ботаника |