БАКАЛЕ’Я и. гар. 1) Төрле коры ашамлык товарлар (мәс ., чәй, шикәр, он, ярма, борыч, тоз һ.б.). Складларда саклап тоткан аракы-виноларны, азмы-күпме кондитер, бакалея нәрсәләрен тизрәк точкаларга чыгарырга кирәк. Ә.Еники

2) Шундый товарларны сата торган кибет. Җамали агайның Тегәрҗеп урамына бакалея кибете ачарга мәхәлли мәэмүрләрдән рөхсәт алуы кеби, һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә