БАКАЛАВР и. лат. 1) 1896 елга кадәрге Россиядә: дини академия укытучысы 2) Россиядә 1917 елга кадәр һәм 1991 елдан соң: университет һәм башка югары уку йортлары тарафыннан өстәмә имтихан тапшырганнан соң бирелә торган беренче гыйльми дәрәҗә. Мәктәптә ике ел эшләгәннән соң, кайтып, колледжның соңгы ике курсын тәмамлыйлар. Шуннан соң гына студентка бакалавр дәрәҗәсе бирелә. М.Мәхмүтов. Альфред та шул ук гыйлем йортында гел «5»кә генә укый, быел бакалавр дипломы алачак. Мәгърифәт 3) Шушы дәрәҗәне алган кеше 4) Франция һәм кайбер башка илләрдә: урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган кеше |