БАКА’ ЕФӘГЕ и. бот. Субуярчалар семьялыгыннан, акмый торган сай сулыкларда түшәлеп үсә торган яшькелт төстәге суүсем; бака түшәге; русчасы: нитчатка. Ә «инеш» дигәненең суы күренми, бака ефәге белән капланган. С.Зыялы. Арыклар сусыз, аларны Бака ефәге сарган К.Булатова. Саимә килбәтсез салынкы җилененнән бака ефәкләре асылынып торган ала күзле кәҗәнең сыртын сыйпап узды. К.Нәҗми |