БАКА и. 1) Койрыксызлар отрядының җир-су хайваннары классына караган, бармак чуклары арасы ярылы һәм арткы очлыклары озын булып, сикерер һәм йөзәр өчен җайлашкан, сай, җылы сулыкларда үрчи, коры җирдә дә, суда да яши ала торган тереклек иясе. Аның аяк астыннан вак бакалар чокыр төбенә, кибеп бетмәгән суга сикерештеләр. М.Маликова. Елганың аръягында, сазлыкларда бакалар кычкыра. И.Гази. Төнге тынлыкны Ишкәй буйларыннан килгән бака тавышы һәм койма-читән артларына поскан чикерткәләр сайравы гына боза. Э.Касыймов

2) Умырткасы булмаган, кабырчыклы тереклек заты, моллюск

3) Ялкынсынудан барлыкка килгән шешенке авыруларның гомуми атамасы. Күкрәк бакасы. Тамак бакасы. Теш бакасы

4) Үз күчәрендә әйләнеп, ишекне терәп бикли торган бик, келә

5) Торыкны эләктереп кую өчен, капка баганасына беркетелгән кискә

6) Тегермәндә: аскы ташка кагылган орчыкка кидерү өчен, уртасында тишеге булган һәм баш-башы өске ташка беркетелгән металл пластинка. Тегермәндә таш тешәү, бака утырту дисеңме – барысын да ул [Гайнан] берүзе эшләп җиткерә торган иде. Ш.Маннур

7) Лампа челтәренең асты

8) Пыскып яна торган, челтәрсез, куыксыз кечкенә керосин лампасы. Яңа эзгә басты тормыш та, Бака белән бетмәс күз нурлары, Аяклар да талмас тормозда. М.Крыймов

9) Сул кул бармаклары белән басканда калын тавыш чыгара торган гармун клавишасы. Габдрахман аны җыр китабындагыча өч кенә куплет итеп түгел, ә баянының бакалары ягындагы каешы өзелгәнче уйный... К.Кәримов. Гармунның теле – бер якта, бакасы икенче якта аунап, тапталып калды. Ф.Хөсни

10) сөйл. Газ балоннарына куела торган яссы редуктор

◊ Бака башлы Киң, тупыйк башлы. Хәзер Гарәфи абзагыз – курьер. Бака башлы штиблет бирделәр. Г.Гобәй. Бака ботыннан гына Бик сай, бик тәбәнәк, кечкенә үлчәмдә. Бака йоткан еландай Комсызлыктан берьюлы күп ашап күбенгән кебек. Бака күк симез (җәелгән) Билсез, юан кыяфәткә кереп симергән. Бака күле Тәртипсез шау-шу; аңлаешсыз сөйләм. Бака телле Күп һәм аңлаешсыз сөйләүче; такылдык, лыгырдык. Бака туе 1) Язгы буаларда, күл һәм күлдәвекләрдә бакаларның хор белән бакылдаулары; 2) Шау-шулы, ыгы-зыгылы, кычкырышлы урын. Бака туе – баткакта. Мәкаль . Бака туе (күле ясау) Кешеләрнең, бер-берсен тыңламыйча, аңламыйча, барысы бергә кычкырып сөйләшүләре. Туктагыз әле, бака туе ясамагыз өйдә. К.Нәҗми. Бака «үгез булам» дигән кебек Кешедән күрмәкче, көченнән артык – көч, хәленнән артык шәплек күрсәтәм дип көчәнүдән көлеп әйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә