БАК I и. фр. 1) махс. Сыеклык салу өчен кулланыла торган, куб яки цилиндр формасындагы зур металл савыт; двигательдә ягулык савыты. Бакка биш шешә аракы салдым – мотор үкереп эшли башлады. В.Юныс. Абый машина карый, Кирәк булса «дәвалый». --- Бензин салынган багын, көпчәген, тирә-ягын. М.Садри. Биш-ун минут эчендә, яшереп җыйган әйберләремне салга төядем, бакны тутырып ягулык салдым да матурны кабызып җибәрдем. Тәмуг чәчәге

2) Хуҗалыкта сыеклык саклау өчен кулланыла торган калай, металл яки полиэтилен савыт. Әмма су бакларының берсе генә исән калган. А.Тимергалин. Зур бакка бәрәңге юып тутырып куялар да кара-каршы утырып әрчергә тотыналар. Ә.Фәйзи. Аннары өстәл өстендә кичә кич егетләрдән калган шәраб шешәсен идәнгә алып куйды, су багын ачып карады, су юк иде. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә